Тынгысыз һәм уңган халык – һәркемгә үрнәк
Татар авыллары халкыбызны милләт буларак саклап калучы, аның гореф-гадәтләрен, йолаларын буыннардан-буыннарга тапшырып килүче тарихи эзлеклелектәге мөһим бер звено булып тора. Әлеге вәзгыять кануннарын аңлап һәм дәвам итеп яшәүче Мәмәт һәм Чупай авылы җирлекләрендә 14 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы булып узды.